15 сентябрьдә барлык җенес-яшь төркемнәрендәге куян, төлке һәм пошига ау сезоны башланды. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
2027 елның 28 февраленә кадәр куян, төлке ауларга мөмкин. Поши аулау сезоны рөхсәттә күрсәтелгән сроклар нигезендә 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Дәүләт комитетында аучыларга аучылык кагыйдәләрен, аучылык ресурсларын һәм утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.
Нет комментариев