Татар Черкене авылы егете Илнур Әминов язмышын хәрби хезмәт белән бәйләп, Ил иминлеге сагына баскан кыю, батыр райондашыбыз. Ул 2022нче елда мобилизация кысаларында тынычлык сагына баса. Инде менә 4 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Бу көннәрдә Илнур туган авылына, туган нигезенә кыска вакытлы ялга кайткан.
Илнур Әминов Апас мәктәбендә белем ала. 11нче сыйныфны тәмамлагач, армия сафларына китә. Камчаткада ике ел хезмәт итеп кайта. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, район эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. Бу вакытта ук ул вакыт белән исәпләшмичә, ялны-бәйрәмне белмичә хезмәт итә, райондашларның тыныч, имин тормышы өчен өлешен кертә. Закон сагында тору аның холкына төгәллек, гаделлек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар өсти. Соңрак ул автотранспорт предприятиесендә автобус шоферы, механик кебек һөнәрләрне башкара. Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә шофер булып хезмәт иткәндә мобилизациягә эләгә һәм махсус хәрби операциягә юл ала.
Ил сагында: райондашыбыз Илнур Әминовның батырлыгы
Күп җирләрдә хезмәт итәргә, алгы сызыкта хәрби биремнәрне үтәргә, хезмәттәш дусларын югалтырга туры килгән кыю райондашыбызга.
-Штурмнарда күп булдык, күп җирләрне азат иттек. Бүгенге көндә Донецк шәһәрендә хәрби өйрәнү полигонында инструктор булып эшлим. Яңа килүчеләрне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәм, - ди ул.
Илнур Әминовның хәрби киемен медальләр бизи. Сугышчан батырлыгы өчен алган Рәхмәт хатлары да бихисап. Аның яралыларны коткаруы, биремнәрне намус белән үтәве югары бәяләнә.
-Илне саклау һәр ир кешенең бурычы дип саныйм. Балаларның якты киләчәге, әти-әни, гаиләм тыныч яшәсен өчен хәлдән килгәнчә хезмәт итәбез һәм шуның белән горурланабыз. Бабайлар да тынычлык бүләк иткән. Без алар салган эздән горур атлыйбыз. Җиңеп кайтырбыз дип ышанабыз. Читтә бөтен әйбер дуслыкка бәйләнгән. Кереп киткәндә озатып калалар, чыкканда кочаклап каршы алалар. Барысы да ярдәмчел һәм хәлгә керергә тырыша. Бер кашык ризыкны бүлергә әзер торган сугышчан дуслар көч бирә. Анда көчле характерлы, тәвәккәл булырга, биремнәрне төгәл үтәргә кирәк, - ди ул үзе.
Гаилә җылысы — сугышчы көче: Илнур Әминов якыннарының теләкләре һәм горурлыгы
Илнурның әтисе Таһир абый, әнисе Рушания апа, тормыш иптәше Айсылу, улы Илдар һәрчак изге догада, теләктә һәм күрешүләр көтеп яши. Һәр яңа таң яхшы хәбәр көтүдән башлана.
-Улым белән горурланам. Әлегә кадәр исән-сау хезмәт итте, җиңү шатлыкларын да күрергә язсын. Каршы аласы бик рәхәт тә, озатулары бик кыен. Санаулы көн тиз уза, - ди Рушания апа.
Район җитәкчелеге, авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы берләшмәсе тарафыннан ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтен дә җиткерә Ана.
-Утынын, печәнен, икмәген бирделәр, яз көне утыртырга орлыклар китерделәр. Хәлебезне белеп торалар, төрле чараларга чакыралар, - ди Рушания апа Әминова.
Илнур гаиләдә ике апасы янәшәсендә үскән төпчек бала, нәсел дәвамчысы. Әтисе Таһир абый да улы өчен борчылуын да, горурлануын да белдерде.
-Хәрби әтисе булу җиңел түгел. Берәр ай хәбәргә чыкмаган чаклар да булды. Андый көннәрдә дә Ходай сабырлык бирде. Район эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә Чечня Республикасында да командировкада булды. Инде язмышына махсус хәрби операция дә язылган булган. Ярдәм, игътибар тоеп яшибез. Тынычлык килгән көннәрне дә күрергә язсын, - ди Таһир абый.
Илнур Әминов – туган ягыбызның патриоты. Ул туган Ил иминлеге өчен күп көч куя. Авыр чакларда һәрвакыт сугышчан дусларына ярдәм кулын суза. Туган иленә, туган халкына батырлык, тугрылык, каһарманлык үрнәге күрсәтә. Шундый намуслы, изге күңелле райондашыбыз - һәркем өчен горурлык һәм үрнәк.
Нет комментариев