Татарстан Республикасыннан «Ак Барс» командасы II Бөтенроссия хәрби-тактик «Путь ВОИНа» ярышларының көмеш призеры булды.
Беренчелекнең нәтиҗәләре Ямал-Ненец автономияле округында ясалды, финал сынаулары 7нче сентябрьдән 12нче сентябрьгә кадәр Салехардның Приуралье районындагы «Ямал-парк» шәһәр яны комплексы базасында узды.
Татарстаннан килгән команда мактаулы икенче урынны алды. Ярышларда җиңүне Волгоград өлкәсеннән «Сталинград – ВОИН» командасы яулады, өченче урынны Чуваш Республикасыннан «Улып» командасы алды. Ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән «ВОИН» үзәге курсантлары катнашты.
Ярышлар легендасы буенча, катнашучылар химик боеприпаслар белән ут ачканнан соң зарарланган участокны, мина кырын үттеләр; боеприпаслар төялгән десант контейнерын эзләделәр һ.б.
Ахырда 11нче һәм 12нче сентябрьдә лазертаг җиһазлары белән приз урыннары өчен сугышлар узды. Ярымфинал һәм финал сугышлары кысаларында дошманның диверсион-разведка төркемен табып юк итәргә кирәк иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга эчтәлеге белән тактик рюкзаклар, кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Нет комментариев