2021 елдан «Цифрлы тигезсезлекне бетерү » федераль программасы эшли. Аның нигезендә, 6 800дән артык кече торак пунктта мобиль интернет барлыкка килгән. Татарстанда, 2022 елдан 2025 елга кадәр, программа кысаларында халык аз яшәгән 274 пунктта база станцияләре урнаштырылган.
«Цифрлы тигезсезлекне бетерү " программасы кысаларында, тавыш бирү йомгаклары буенча, 2026 елга Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгы тарафыннан расланган исемлеккә Апас районының өч торак пункты кергән. Кабыкүпер, Аюкөдергән, Югары Балтай авылы элемтәле булган. Бу кече торак пунктларда (100 дән 500 кешегә кадәр) кәрәзле элемтә һәм югары тизлекле мобиль интернетның яңа база станцияләре урнаштырылган.
“Дәүләт хезмәтләре” порталында 2027 елда 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән авылларны мобиль интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү башланды. Тавыш бирү «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» Федераль проекты һәм «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» Илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Тавыш бирүдә 2026 елның 8 ноябренә кадәр катнашырга мөмкин. Бу программа яшәү урынына карамастан, һәр кеше цифрлы сервислардан файдалана, онлайн укый һәм теләсә-кайсы вакытта якыннары белән элемтәдә кала алсын өчен кирәк. Тавыш бирүдә Россиянең балигъ булган гражданнары катнаша ала. Үз тавышыңны рәсми теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен генә бирергә мөмкин. Мәсәлән, сезнең туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән бистә яки авыл өчен.
Ике ысул белән тавыш бирергә мөмкин:
1. «Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн тавыш биреп була. Әгәр сезнең расланган хисап язмагыз булса, сылтама буенча кереп, үзегезнең язуыгыз эзләп табыгыз. Шәхси кабинетта теркәлү адресы күрсәтелергә тиеш. Әгәр юк икән, система бу мәгълүматларны тутырырга тәкъдим итәчәк. Мобиль интернет барлыкка килергә тиешле торак пунктның исемен языгыз. Торак пунктны сайлап алыгыз да, «Әйе» төймәсенә басыгыз. Сезнең тавышыгыз исәпкә алыныр. Тавыш бирүне сайтта күзәтергә мөмкин.
2. Почта аша, Россия Цифрлар министрлыгына хат җибәреп тә тавыш биреп була. Адресы: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская, 10 йорт. Хатта сезнең исем, фамилияне, даими теркәлү адресын һәм мобиль элемтә кирәк булган торак пунктны күрсәтергә кирәк. Мондый хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала, шул вакытта һәркемнең тавышы исәпкә алыначак. "Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Цифрлар министрлыгы мобиль интернет беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк. Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашып, үз районыбызның, җирлегебезнең үсешен билгеләргә мөмкин.
Узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, быел республиканың 79 авылында база станцияләре урнаштырылачак.
Нет комментариев