Самолетта дөньяга килгән
Җәмгыять һәм без

Самолетта дөньяга килгән

Сабый һава судносы бортында туарга ашыккан

Яңа Уренгойда яшәүче 30 яшьлек йөкле хатын Красноярск шәһәреннән самолетта өенә кайтып барган. Очыш вакытында хатынның тулгагы башланган.

Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Хатынга беренче ярдәмне бортпроводниклар күрсәтә. Экипаж шунда ук самолет төшәсе аэропортка алдан ук гадәттән тыш хәл турында хәбәр итә. Җирдә һава судносы табиб-фельдшеры Светлана Трапезникова һәм Яңа Уренгой ашыгыч ярдәм станциясе бригадасы — Вера Вилкова һәм Орхан Садиков каршы ала.

Табиблар баланы бортта кабул итәргә карар кыла. Самолетта дөньяга ир бала аваз сала. Хәзер нарасый әнисе белән бергә бала бала тудыру йортында, аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә берни дә янамый.

Фото:ria.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина

Чыганак: https://kiziltan.ru


Нет комментариев