Татар җырчысының абыйсы булган...
Җәмгыять һәм без

Татар җырчысының абыйсы булган...

Кабарды-Балкар Республикасындагы Мижирги тавы янындагы Безенги тарлавыгында 15 кешене кар ишелмәсе каплаган.

Алар арасында Татарстанның халык артисты Марат Галимовның абыйсы, "Росгвардия" прапорщигы Алмаз Мөхәммәдиев та булган. 29 сентябрьдә аңа 29 яшь тулырга тиеш булган.

Артист социаль челтәрләрендә кайгы уртаклашу сүзләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, һәлак булган Алмаз Мөхәммәдиев Росгвардия хезмәткәре генә түгел, тау әзерлеге буенча хәвефсезлек инструкторы да булган.

Таудан төшкән кар ишелмәсе 33 альпинисттан торган төркемне каплаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, биш мең метр биеклектән төшкән кар массасы 15 альпинистның гомерен өзгән, тагын ике альпинистны эзләү дәвам итә.

Бу фаҗига 2002 елда Төньяк Осетиядәге Кармадон тарлавыгында булган һәлакәттән соң Русия тауларында корбаннар саны буенча иң зур фаҗигаләрнең берсе булды. Һәлак булучылар арасында "Росгвардия"нең махсус бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм Мижирги бозлыгында тау әзерлеге күнекмәләрен камилләштерү өчен килгән спортчылар булган.

 

Фото: Марат Галимовның шәхси архивыннан.

Чыганак: https://kiziltan.ru


Нет комментариев