Җиде бабаңны белү халкыбызга хас гамәл
Авыл клублары: үткәне һәм бүгенгесе

Җиде бабаңны белү халкыбызга хас гамәл

Ел саен архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан районның архив бүлеге белән берлектә “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале уза.

Быел фестивальнең район этабында 3 гаилә катнашты. Әлеге фестиваль бәйге Россиядә Халыклар бердәмлеге, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.

 

Район мәдәният йорты фойесында гаиләләр үзләренең  элек-электән яратып пешерелә торган ризыкларыннан, гаиләнең истәлекле әйберләреннән күргәзмәләр әзерләгәннәр иде. Һәр гаилә үзенең нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләрен, милли ризыкларын, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.  Чыгышларда буыннар чылбырының бәйләнеше, гореф-гадәтләре, шөгыльләре, җыр-биюгә осталыклары чагылыш тапты.  

Фестиваль-бәйгедә ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре дә катнашты. Алар күргәзмәләрне, һәр чыгышны игътибар белән карап үз бәясен дә бирде.

 

-Әлеге бәйге үз нәселеңнең, халкыңның, туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне яңарту һәм саклап калу, гаилә иҗаты традицияләренә ярдәм итү, үстерү максатыннан оештырыла һәм ел саен күп кенә гаиләләрне җәлеп итә. 8 ел эчендә бәйге иң актив, гореф-гадәтләрне барлап яшәүче гаиләләрне берләштерде. Район этабына гаиләләр тырышып әзерләнде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

 

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ләйсән Миңнеханова бәйгенең тарихыбызга ихтирам билгесе булуын билгеләп үтте.

 

-Зур әзерлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Җиде бабаңны белү халкыбызга хас гамәл. Бәйге телебезне, нәселебезне, туган җиребезне саклауда бик мөһим роль уйный, - диде ул.

 

Чыгышларны Ләйсән Миңнеханова белән берлектә Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары Оксана Комиссарова, Арсен Закиров һәм Полина Седова бәяләде. Алар барлык гаиләләрнең дә эшләренә соклануларын, олы рәхмәтләрен белдерделәр.

 

“Итек басучылар нәселе булганбыз”

 

Олы Бакырчы авылыннан Моталлаповлар нәсел шәҗәрәләрен барлаган.

 

-Нәселебезнең башы Моталлап бабабыздан башлана. Ул кул эшләренә бик оста кеше булган. Бабайның итек басу кәсебе буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткән. Итек басу әсбаплары безнең шәхси музеебызда саклана. Олы мичтә пешкән кабартма да нәселебезнең төп ризыгы булып санала. Авылда хәзер олы мичләр бик сирәк. Тик, төп йорт булганлыктан, безнең өебездә олы мич сакланып калды. Күп кеше җыелган чакта һәрчак олы мичтә кабартма, өчпочмак, камыр ризыклары пешерәбез. Гаиләбез шулай ук шифалы үләннәр җыю белән дә шөгыльләнә, - диде Ландыш Моталлапова.

 

Әлеге нәселдә ир-атлар кул эшләре белән шөгыльләнсә, хатын-кызлар гыйлемле булулары белән аерылып торган. Коръән китаплары гаиләдә шулай ук әбиләре мирасы итеп саклана. Күргәзмәдә гаилә альбомы да урын алган. Биредә бабаларының фотосурәтләре урнаштырылган.  

Моталлаповлар тарафыннан һөнәрчелек, кәсепчелек үзенчәләкләре сәхнәләштерелде. Ата-баба эшенең дәвамлы булуы сурәтләнде. Җыр-моңга гашыйк нәсел итек басу эшен чагылдырды.

 

“Безнең нәсел – Ватан диеп яши”

 

Каратуннан Садыйковлар гаиләсе хәрби теманы сайлаган. Күргәзмә һәм сәхнәдәге чыгышларының да үзәгендә хәрби хезмәт юлы чагылыш тапты.

 

-Хәрби батырлык елы уңаеннан, Садыйковлар гаиләсенең үткәннәренә һәм бүгенгесенә мөрәҗәгать иттек. Гарәфетдин бабам ягыннан нәсел җәрәсен барладым. Шул вакытта, нәселебездә һәр ир-егет намус белән хәрби бурычын үтәвенә игътибар иттем һәм аларның юлын бүген улым Искәндәр дәвам итә. Гаиләбез спортта да, мәдәнияттә дә гел уңышка омтыла. Төрле бәйге, фестивальләрдә алган Грамота, медальләр – барысы да биредә. Бабаларым, әтием, гаиләм белән горурланып яшим , - ди Ләйсән Садыйкова.

 

Күргәзмәдә гаиләнең барлык уңышлары күренә. Гаилә яратып пешерерүче, төрле милләтләргә хас ризыклар да урын алган.

Гаилә башлыгы Наил абый сүзне дәвам итте:

 

-Безнең нәсел – горур нәсел. Шәҗәрә буенча оныкларым – сигезенче буын. Нәселебездә хәрбиләр бик күп. Әти, аның абыйлары, энесе – хәрби юл узган. Мин – нәселдә җиденче моряк. Дәвамчым – оныгым бүгенге көндә хәрби частьта хезмәт итә. Нәсел юлын дәвам итәргә! Диңгез корабы туктарга тиеш түгел! - диде хәрби киемнән гаилә шәҗәрәсен якларга килгән Наил абый Фәсхиев.

 

Сәхнәдә гаилә шәҗәресендә урын алган һәр кешенең хәрби хезмәт еллары, кызларның да алардан калышырга теләмичә, “Яшь армиячеләр”, “Форпостчылар” төркемендә актив катнашуы сурәтләнде

 

-Безнең нәсел – Ватан диеп яши. Гаиләм – ул яктан мактанырлык. Бабаларыбыз яу кырында батырлык күрсәткән. Үз улым да алар үрнәгендә хәрби һөнәр сайлады. Кечкенәдән солдат буласы килү хыялын тормышка ашырды. Үскәч тә, үз сүзендә торды, танкистлык һөнәрен үзләштерде. Мурманск якларына юллама белән китте, - ди Ләйсән улы белән горурланып.

 

 

 

“Кыз ягы шәҗәрәсен барладык”

 

Каратунда яшәүче Гөлназ Насыйхова әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен төзегән. Кәсеп, гореф-гадәтләрне өйрәнеп, барысын да бәйге барышында чагылдырырга тырышты.

 

-Кыз нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итәм. Хатын-кызларга хас булган шөгыль һәм һөнәр ияләренең дәвамчысы мин. Элек-электән кунакчыл, аш-суган уңган нәсел булганбыз. Күп төрле шифалы, хуш исле чәйләр алып килдек. Үзебезнең бакчада үскән алма һәм сливадан ясалган как өстәлебездә төп ризыкларның берсе. Әбием, абыем күп төрле как койган. Мин дә алардан өйрәнеп, гаилә кыйммәтләрен дәвам итәм. Дәү әниемнән күчкән һөнәрне теләп үзләштердем. Шулай ук гаиләбездә кадерләп сакланучы фотолар, хезмәт һәм батырлык өчен яулап алынган медальләр – иң зур мирасыбыз, - ди Гөлназ.

 

Насыйховлар гаиләсе сәхнәдә дә буыннар чылбырының бәйләнешен, кыз ягы һөнәрләренең дәвамлы булуын аңлатты. Бала туу шатлыгы, аңа чәчәкле кисәкләрдән “бөтиле юрган” тегү мизгеле, үз һөнәрен баласына күчерү өчен тырышлык, буш вакытларны кул эшләренә багышлау, һәр эшне изге теләктә башкару - чыгышның төп мәгънәсе иде.

 

-Бу гадәт безгә әбиләр заманыннан килгән. Элек халык юкны бар итеп яшәргә тырышкан. Шул вакытта күлмәк итәкләреннән матур бөтиләр ясап, юрганнар текәннәр. Яңа туган сабыйга бүләк бирү, әнисенең хәлен белү – зур савап бит ул. Үз кулың белән ясаган юрган бирү икеләтә шатлык булган. Изге теләкләр кушып, күңел җылысын салып эшләгәнгә “бөтиле юрган” дип аталган. Бу исем безгә дәү әниләрдән үк килгән. Кемдер аны “корама юрган” дип йөртә, - ди Гөлсинә апа Мингәрәева.

 

 

 

Сез барыгыз да җиңүчеләр

 

Чыгышларның барысы да  эчтәлекле иде. Беренче урынга Каратуннан Насыйховлар,  икенче урынга Каратуннан Садыйковлар, өченче урынга Олы Бакырчыдан Моталлаповлар лаек булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды.

 

-Сез безгә чын бәйрәм бүләк иттегез. Сез барыгыз да җиңүчеләр. Гаилә тарихы, кыйммәтләре белән бүлешүегез зур хезмәт. Сезнең чыгышларда – район, республика, халкыбыз тарихы, - диде  ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ләйсән Миңнеханова.

 

 


Нет комментариев