ЮХИДИ хәбәр итә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районның ЮХИДИ инспекторлары эссе көннәрдә машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга киңәш итә
ЮХИДИ инспекторлары искәртүенчә, эсселек хәлне алырга, якты кояш күзне чагылдырырга мөмкин.
-
Апаста «Тоннель» кичке сәгатьләрдә уза
Апаста чираттагы «Тоннель» 10 августта Кызыл Армия урамында, балалар бакчасы янында уза.
-
Апаста бер шофер кабат хаталанды
ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге сәгать 4тә Апас-Тәтеш юлында салмыш шофер белән очрашкан.
-
Апаста салмыш хатын-кыз шоферга беркетмә төзелгән
Салмыш килеш руль утыру беркемне дә бизәми. Гүзәл затларны бигрәк тә. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, августның беренче көннәрендә транспорт белән идарә итүче салмыш хатын-кызга беркетмә төзелгән.
-
Апаста “Мотоцикл” кисәтү атналыгы башлана
7-13 август көннәрендә республикада “Мотоцикл” акциясе үтә.
-
Апаста пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмый
Районда ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атна эчендә куркынычсызлык каешын эләктермәгән 3 пассажир белән очрашкан.
-
Апаста тәрәзәсен каралтып йөрергә яраткан шоферларны тикшерәләр
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда каралтылган тәрәзәле транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уза. Чираттагы «Тоннель» операциясе дә әлеге кагыйдәне бозучыларга юнәлтелде.
-
Апаста велосипед белән юлда йөрүче балаларга кисәтүләр ясалган
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, җәй көне велосипед белән юлларда йөрүче балалар еш очрый.
-
Апаста каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозучылар бар
Ике атна эчендә “встречкага” чыгуга кагылышлы тәртип бозуларның 20 очрагы теркәлгән.
-
Апаста бер шофер өчен атна уңышсыз тәмамланган
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, салмыш килеш руль артына утыручы шоферлар нинди куркыныч тудыруларын аңлап бетерми.
-
Апаста 71нче Законның үтәлеше тикшерелә
71нче Закон таләбен үтәмәгән – әти-әнисе озатуыннан тыш кичке сәгать унбердән соң урамда йөргән балаларга административ җәзалар билгеләнә.
-
Апаста салмыш тракторчы правасыз калырга мөмкин
Салмыш килеш руль артына утыручылар очрап тора. Ни өчендер, аларны штраф күләме дә, правасыз калу да куркытмый.
-
Апаста мотоциклда җилдерүче яшүсмер җәза алган
ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлларда 15-16 яшьлек мотоциклчы егетләрне дә очратырга туры килә.
-
Район җәмәгать судында тагын 4 машина йөртүче җавапка тартылган
Машина йөртүчеләр М.Р.Р., С.А.Ф., Г.Р.Х., Х.М.М. исерек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 12.26 һәм 12.8 маддәләре нигезендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
-
Апаста юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында сөйләштеләр
Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында юл һәлакәтләрен киметү, иминлекне саклау бурычы куелды.