Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас Сабан туенда узган ат чабышында кызлар да катнашты

Апас Сабан туенда ат чабышы да оешкан төстә узды. Күп халык бирегә тартылды.

(13 июнь, “Апастово-информ“).


Чабышкылар ике төркемдә узышты. Эш атлары һәм узышкылар. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды. Бүләкләр аеруча да саллы иде.

Ат өстендә җилдерүче кызларны күреп, халык аеруча да сокланды. Ел саен Борнаштан Исламия Җәләлиева ат чабышында катнаша. Быел аңа Чүрибураштан Чулпан Әшрәфҗанова да катнашты. Чулпан 6 класста укый. Ул иң яшь катнашучы буларак, бүләккә дә лаек булды. 58 яшьлек Рәис Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде.
Эш атлары арасында җиңүчеләр барысы да Кабыккүпер авылыннан. Алар “Апас-мол“ берләшмәсендә эшлиләр. Беренче урында – Андрей Кузьмин, икенче урында – Евгений Егоров, өченче урында – Андрей Гыйззәтуллин.
Аргамаклар арасында 1 урында Чүрибураштан Рамил Әшрәфҗанов, 2 урында – Тутайдан Илназ Сәмигуллин, өченче урында Тутайдан Рамил Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев