Чәршәмбе, 12 августта, республикада үзгәрүчән болытлылык фаразлана.
Төнлә әһәмиятле явым-төшем булмаячак, көндез һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшенле булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан, 5–10 м/с тизлектә, көндез һәм кичке сәгатьләрдә исүе 15 м/с кадәр көчәячәк. Төнлә температура +8..+13 градус, көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Казанда үзгәрүчән болытлылык, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан, 5–10 м/с, исүе 14 м/с кадәр көчәячәк. Көндез башкалада һава температурасы +23..+25 градус булачак.
Нет комментариев