Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары хатын-кызның корсагындагы энәне алган.
Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 31 яшьлек хатын-кыз корсагындагы көчле авыртуларга зарланып кергән. Табиблар корсак куышлыгында уникебармаклы эчәкне тишкән өч сантиметрлы энә тапканнар. Операция вакытында энә кисәкләргә таркала башлаган. Чит предметны, зур кисемнәрсез, тишекләр аша алып ташлаганнар. Операция 20 минут дәвам иткән. Хәзер хатын-кыз табиблар күзәтүе астында һәм операциядән соң тернәкләнә.
Чыганак – Татар-информ.
Нет комментариев