Җәмгыять һәм без

Татарстанда БДИны йөз баллга бирүчеләр өчен түләүләр кертелде

Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме 15 мең сум, ике фәннән тапшырса – 25 мең сум, өч фәннән – 35 мең сум тәшкил итәчәк. Элегрәк “Татар-информ" хәбәр иткәнчә, быел Татарстан БДИның йөз баллы нәтиҗәләр буенча лидер төбәкләрнең берсе булып калды. Республикада 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 йөз баллы нәтиҗәләргә иреште. Бу соңгы алты елда иң югары күрсәткеч. Аерым алганда, ике чыгарылыш укучысы – 300әр, 48 чыгарылыш укучысы – 200әр, 358 чыгарылыш укучысы 100әр балл җыйды.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев