2026 елның икенче яртылыгында Татарстанның кайбер халкы яшь буенча страховка пенсиясе алу хокукына ия булачак. Кемгә нәкъ менә лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге ачылачагы – «Татар-информ» материалында.
Россиядә 2019 елда башланган пенсия реформасы дәвам итә. Пенсия яшен үзгәртү әкренләп башкарыла һәм 2028 елда тәмамланачак. Күчү чоры тәмамлангач, пенсиягә чыгу яше биш елга артачак. Хатын-кызлар өчен ул 60 яшь, ир-атлар өчен 65 яшь итеп билгеләнәчәк.
2026 елда гомуми нигездә пенсияне 1962 елда туган һәм 64 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук 1967 елда туган 59 яшьлек хатын-кызлар рәсмиләштерә алачак.
Моннан тыш, лаеклы ялга иртәрәк чыгу өчен шартларга туры килүче Татарстан халкының пенсия билгеләү хокукы саклана. Мондый категорияләргә кануннарда күздә тотылган өстенлекләре һәм кирәкле стажы булган гражданнар керә.
Нет комментариев