1 сентябрьдән башлап югары сыйныф укучылары физика, химия, биология, математика һәм информатиканы яңа, гамәли яктан көчәйтелгән стандартлар буенча үзләштерәчәк.
Бу хакта РИА Новостига Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, В.С. Леднев исемендәге Институт директоры Максим Костенко белдергән. Аның әйтүенчә, урта гомуми белем стандарты кысаларында әлеге фәннәрнең эчтәлеге хәзерге фәнни казанышларга тулысынча туры китерелгән һәм практик өлеше нык үстерелгән.
Нет комментариев