Әҗем мәдәният йорты мөдире Зәйнуллина Нурания ападан май кабартма рецепты
Җәмгыять һәм без

Әҗем мәдәният йорты мөдире Зәйнуллина Нурания ападан май кабартма рецепты

Әҗем мәдәният йорты мөдире Зәйнуллина Нурания апа «Ура, Авылга!» лагеренда балаларны үзенең дәү әнисеннән калган серле рецепт буенча май күмәче (пончик) пешерергә өйрәтте

«Бу рецептны мин кечкенәдән беләм. Дәү әнием аны һәрвакыт камырга күңел җылысын кушып әзерли иде», — дип уртаклашты Нурания апа.

Без дә сезнең белән бу тәмле һәм гади рецепт белән бүлешәбез! Дәү әни рецепты буенча май кабартма:

Кирәкле ингредиентлар:

* Он — 500 гр
* Сөт — 250 мл
* Су — 250 мл
* Чүпрә (свежие дрожжи) — 20–25 гр
* Шикәр комы — 2 аш кашыгы
* Тоз — чеметем
* Йомырка — 1 данә
* Акмай (яки үсемлек мае) — 2 аш кашыгы
* Пешерү өчен үсемлек мае — кирәгенчә

Әзерләү ысулы:

1. Камыр изгәндә бераз җылы сөттә, суда чүпрәне һәм шикәр комын эретегез. Алар кабарып менгәч, тоз, йомырка, йомшартылган акмай һәм он салыгыз.
2. Йомшак кына итеп камыр басыгыз. Камыр кулга ябышмый башлаганчы, өстен каплап, җылы урында 1–1,5 сәгать тотыгыз. Ул кимендә ике тапкырга артырга тиеш.
3. Кабарган камырдан вак шарчыклар ясагыз яки 1 см калынлыктагы түгәрәкләр җәеп, теләгән формада кисегез.
4. Тирән табада майны кыздырыгыз. Май бик кайнар булмасын, уртача кызулыкта булсын.
5. Камыр кисәкләрен кызган майга салып, алтынсу төскә кергәнче ике ягын да кыздырыгыз.
6. Әзер күмәчләрне кәгазь сөлгегә (салфеткага) алып, артык маен сеңдерегез.

Табынга шикәр оны сибеп, кайнар килеш бирергә мөмкин. Бал яисә кайнатма белән аеруча тәмле була!


Нет комментариев