Җәмгыять һәм без

Әлмәттә автомойка хезмәткәрләренә аткан ир-атка эш кузгатылды

Вакыйга турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткән.

Июль башында татарстанлы Әлмәттәге автомойкаларның берсенә килгән. Автомойка ябылу сәбәпле, ир-атка хезмәт күрсәтүдән баш тартканнар һәм ул ачуланып китеп барган.

Икенче көнне үзе белән травматик пистолет алып, ул дуслары белән кире кайткан һәм уйнамастан ата башлаган. Пуляларның берсе хезмәткәрнең аягына эләккән – хәзер ул таякка таянып йөри.

ТР прокуратурасында әйтүләренчә, ир-атка хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган. Ведомство тикшерү процессын һәм атучыны җавапка тартуны контрольгә алган.

 


Нет комментариев