Җәмгыять һәм без

Татарстанлылар ноябрь бәйрәмнәрендә диспансеризация үтә алачак

Татарстанда яшәүчеләр бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә – диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре үтә алачак, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Искә төшерик, диспансеризация «Озын һәм актив гомер» милли проекты буенча бушлай үткәрелә.

Тикшеренү, шул исәптән билгеле бер яшькә җитү белән бәйле тикшерүләрне үтү, тирәнәйтелгән диспансеризация яки репродуктив сәламәтлекне бәяләү кирәк булган очракларда да мөмкин булачак.

Кабул итү сәгатьләре турында тәфсилле мәгълүматны теркәү өстәленнән һәм мәгълүмат стендларыннан, яисә медицина оешмаларының сайтларыннан һәм социаль челтәрләреннән белергә мөмкин.


Нет комментариев