2026 елның 3 ноябрь көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академик театры сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без — Татарстан йорты» Республика этнокультура фестиваленең грандиоз-гала концерты булып узды.
Бу вакыйга Татарстанның Россиянең иң күпмилләтле һәм дус төбәкләренең берсе булуын тагын бер кат ачык күрсәтте. Республиканың төп сәхнәсендә профессиональ сәнгать осталары белән бергә сайлап алу турларында җиңеп чыккан, үз халкының мәдәни мирасын саклаучы һәм үстерүче сәләтле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Районыбызның олы горурлыгы — «Садә» халык хатын-кызлар фольклор ансамбле тамашачыларны үзенең искиткеч эчкерсезлеге, осталыгы һәм илһамлы чыгышы белән әсир итте. 2026 елда фестиваль чын мәгънәсендә зур колач алды: ул төрле милләтләрне тәкъдим итүче 4 меңнән артык катнашучыны һәм 700дән артык гаризаны берләштерде.
Проектның төп кыйммәте — буыннар бәйләнеше: сәхнәгә җиде яшьлек балалар белән бергә сиксән яшьтән узган олы буын артистлары да чыкты. Бу — чын сәнгатьнең һәм туган мәдәнияткә яратуның яшь чикләре юклыгын тагын бер кат раслады. Тантаналы кичәнең иң дулкынландырыч мизгелләренең берсе — Дипломнар тапшыру тантанасы булды. Фестиваль лауреатлары исеменә лаек булган коллективлар һәм иҗат кешеләре:
- «Садә» халык хатын-кызлар фольклор ансамбле;
- «Рябинушка» урыс халык фольклор ансамбле;
- «Хыял» хореография коллективы;
- Инструменталь дуэт — Рамазан Мөсәгыйтов һәм Фатыйх Гаяз улы Хисамов.
Кадерле артистларыбызны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сүнмәс илһам, яңа иҗади үрләр, озын сәхнә гомере һәм туган ягыбыз намусын яклап яңадан-яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев