Җәмгыять һәм без

Татарстаннан бер ананы исерек хәлдәге юл һәлакәте өчен хөкем итәчәкләр

Хатын-кызга каршы җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул судка карау өчен җибәрелгән.

ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе сөйләгәнчә, май аенда Зеленодольск районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә һәм йөртү таныклыгы булмаган килеш, машинада ирен һәм ике кызын йөрткән. Бер мизгелдә ул идарәне югалткан, машина кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Кече, 8 яшьлек кызы имгәнү алып, хастаханәдә үлгән.

 


Нет комментариев