Сәламәтлек

Депутат Татарстанда 12 яшьлек кыз инфекциядән үлгәннән соң лагерьны тикшерергә кушты

Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитетының беренче урынбасары Роза Чемерис, Бөгелмәдә 12 яшьлек кыз менингококк инфекциясеннән үлгәннән соң, лагерьны тикшерү үтенече белән Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Учреждение администрациясе тарафыннан халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм балигъ булмаганнарның хокукларын саклау турындагы законнар үтәләме-юкмы икәнлеген тикшерүегезне сорыйм», – диелә РФ генераль прокуроры Александр Гуцанга юлланган мөрәҗәгатьтә.

Искәртеп үтәбез, 1 ноябрьдә кыз лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә яшь пациентның йөрәге тибүдән туктаган. Башлангыч диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров вазгыятьне шәхси контролендә тота. Бөгелмә Үзәк район дәүләт хастаханәсе базасында балаларны менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылган.

Стационарда 8 кеше (алты бала һәм ике олы кеше) табиблар күзәтүендә. Аларның хәле тотрыклы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/deputat-gosdumy-poprosila-proverit-lager-v-rt-posle-gibeli-devocki-ot-infekcii-5931570


Нет комментариев