Дәүләки егете Алмаз Сәлахетдинов “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгына 5 ел элек килгән.
Техника иярләү серен яхшы белгән механизатор сынатмый, намуслы хезмәт итә.
- Сәгать 6да эшкә киләбез. Комбайннарны карыйбыз, чистартабыз, майлыйбыз. Аннары дымлылыкны карап, әкрен генә кузгалабыз. Кырлар бик әйбәт, чиста, матур. Тырышып чәчтек, ашладык, уңышын алу да күңелгә рәхәт. Хезмәттәшләрем бар да тырышлар. Җитәкчеләр гел янәшәбездә. Исән-имин, матур гына урып-җыю эшләрен төгәлләрбез дип ышанабыз, - ди Алмаз.
Нет комментариев