Апас районы хастаханәсе яңа белгечләр белән тулыланды
Җәмгыять һәм без

Апас районы хастаханәсе яңа белгечләр белән тулыланды

Коллективка дүрт медицина хезмәткәре килеп кушылды.

 (6 август, “Апастово-информ”).


Ташкулов Фахриддин Арибжанович табиб-хирург, Сатторов Джахонгир Сардорович табиб-анестезиолог, Баширова Алсу Шамил кызы  медицина психологы һәм Абдрахманова Айсылу Ирек кызы Коштавылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире вазифасына керештеләр. 
Яңа белгечләрне коллектив җылы кабул иткән. Район хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова белдерүенчә, яңа белгечләр һөнәри осталыкка ия. Аларга ярдәм чаралары да күрсәтелгән.


Нет комментариев