Апаста “Тормышка 10000 адым” акциясе узды
Апаста “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Бөтенроссия “Тормышка 10000 адым” акциясе узды.
(6 август, “Апастово-информ”).
Чарада “Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре, волонтерлар, яшүсмерләр һәм районның актив яшьләре катнашты. Көн күңелле иртәнге зарядка белән башланды. Аннары акциядә катнашучылар Табарка елгасы яр буе буйлап саф һавада җәяү йөрде.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, даими физик активлык сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Ә җәяү йөрү - иң гади, уңайлы һәм нәтиҗәле физик күнегүләрнең берсе. Табиблар кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен көненә уртача 10 мең адым атларга киңәш итә.
“Тормышка 10000 адым” Бөтенроссия акциясе кешеләрнең көндәлек хәрәкәт активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен һәм җәяү йөрүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар саф һавада йөрүдән күтәренке кәеф, дәрт һәм уңай тәэсирләр алды.
Оештыручылар һәркемне актив тормыш рәвеше алып барырга һәм көн саен 10000 адым атлауны файдалы гадәткә әйләндерергә өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев