Автобуста әйберләрегезне оныттыгызмы?
Җәмгыять һәм без

Автобуста әйберләрегезне оныттыгызмы?

1 сентябрьдән Россиядә җәмәгать транспортында онытылып калдырылган әйберләрне саклауның яңа тәртибе гамәлгә керә.

Россия Транспорт министрлыгы раслаган кагыйдәләр нигезендә, автобус, троллейбус, трамвай һәм башка җәмәгать транспортында онытылган багаж яки шәхси әйберләр кимендә 24 сәгать дәвамында бушлай сакланырга тиеш булачак.

Әгәр хуҗасы әйберләрен тәүлек узгач кына килеп алса, саклау өчен түләү алынырга мөмкин. Тарифны һәр ташучы мөстәкыйль билгели, әмма ул рәсми рәвештә расланган булырга тиеш. Яңа тәртип пассажирларга онытылып калган әйберләрен өстәмә чыгымнарсыз кире кайтару мөмкинлеге бирәчәк.


Нет комментариев