Җәмгыять һәм без

Белгород өлкәсендә БПЛА һөҗүмнәре вакытында бер кеше һәлак булган

Соңгы тәүлектә Белгород өлкәсенә булган БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 10 кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Шуваев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, һава һөҗүменә каршы оборона чаралары ярдәмендә 135 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән һәм юк ителгән. Зыян күрүчеләрнең дүртесе хастаханәләрдә дәвалана.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев