Җәмгыять һәм без

Чаллыда мотоциклдагы хатын-кыз җәяүле хатын-кызны бәрдергән

13 июльдә Яр Чаллыда каты юл-транспорт һәлакәте булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, мотоциклда 1983 елгы хатын-кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм 1985 елгы хатын-кызны бәрдергән. Соңгысы юлны билгесез урында кичкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике хатынны да хастаханәгә озатканнар.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев