Авылдашлар, читтә яшәүчеләр кабат очрашып, хатирәләр яңартачак.
(29 июль, “Апастово-информ”).
Чүрибураш авылында әлегә кадәр Сабан туе 10 ел элек узган булган. Быел исә авыл активы матур очрашу традициясен яңадан торгызып, авыл халкын бер мәйданга җыеп, очраштырырга уйлаганнар. Аларның фикере авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр тарафыннан да хупланып, теләктәшлек тапкан. Бәйрәмне оештыруны да чүрибурашлылар үз өстенә алган. Авылдашлар һәм читтә яшәүчеләр матди яктан да ярдәм күрсәтә. Актив авылдашлар исә оештыру эшләре белән мәшгуль. “Авыл көне” элек-электән Сабантуй узган мәйданда үтәчәк. Бәйрәмдә бүләкләүләр, район үзешчәннәре чыгышы, халык уеннары, дискотека оештырылачак. Махсус кунаклар – Чүрибураш авылының үз улы, олы горурлыгы, җырчы, Татарстанның атказанган һәм халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Фердинанд Сәлахов һәм аның иҗатташ дуслары кайтачак. “Авыл көне” 15 август көнне, 15.00 сәгатьтә башлана. (0+).
Нет комментариев