“Җир эше, техника минем җанымда яши”
Җәмгыять һәм без

“Җир эше, техника минем җанымда яши”

Каратунда яшәүче Мәсгуть Фәйзуллин быел да комбайн штурвалы артына утырган.

Ул “Шагабиев” хуҗалыгында иң тәҗрибәле механизаторларның берсе. 45 ел буе техника арасында кайный. СМУ, “Сельхозхимия” оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Намуслы хезмәт юлы үтүче, авыл җанлы райондашыбыз бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, яраткан эшеннән аерылмый.


-1977 елдан бирле техникада. “Шагабиев” хуҗалыгында 7 сезон эшлим. 4нче сезон комбайн иярлим. Иртәнге сәгать 6да киләбез, чык төшкәнче эшлибез. Шушында тудык, шушында үстек. Җитәкчеләрнең ихтирамын, кайгыртуын тоеп хезмәт итәбез. Бик канәгать без. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Җир эше, техника минем җанымда яши инде, - ди ул.


Нет комментариев