Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

6нчы августка каршы төндә һәм иртән Татарстан территориясенең аерым районнарында томан көтелә. Бу хакта синоптиклар һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре кисәтә.

Күрү мөмкинлеге начараю сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча сак булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә юлны җир асты яки җир өсте кичүләре аша гына чыгарга, балаларны күзәтүсез калдырмаска, өлкәннәргә һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк.
Машина йөртүчеләргә исә тизлекне киметергә, хәвефсез ара сакларга һәм кискен маневрлардан тыелырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев