Казанда 50дән артык педагог ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыруга түләүләр алачак
Җәмгыять һәм без

Казанда 50дән артык педагог ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыруга түләүләр алачак

«ИИ-прорыв» проекты кысаларында ясалма интеллект буенча түгәрәк эшен оештыру өчен Казанның 44 мәктәбеннән 59 педагог бер тапкыр 258 мең сум акча алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә хәбәр итте.

«Яңа технологияләрне балалар гына түгел, укытучылар да үзләштерергә тиеш, югыйсә алар укучылар алдында абруен югалтырга мөмкин. Ясалма фәһем – киләчәк мәсьәләсе түгел, ә бүгенге чынбарлыкның бер өлеше. Балалар ясалма интеллект күнегелгән дөньяда яшәячәк һәм эшләячәк. Шуңа күрә безнең бурыч – мәктәпләрне бу технологияләрдән аерып тору түгел, ә балаларны ясалма фәһемнән аңлы рәвештә, куркынычсыз һәм җаваплы файдаланырга өйрәтү», – диде ул.

Метшин сүзләренчә, ясалма фәһем буенча түгәрәк эше белән информатика укытучылары гына түгел, математика, физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, рус теле, әдәбият, туган тел укытучылары, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары шөгыльләнәчәк.

Аның фикеренчә, ясалма интеллект укучы өчен үсеш коралы булырга тиеш, ә үз фикерен урап узу ысулы түгел.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-50dan-artyk-pedagog-yasalma-fahem-buenca-tugaraklar-oestyruga-tulaular-alacak-5928060


Нет комментариев