Казанда икенчел торак кыйммәтләнә, ә Чаллыда — арзаная
«Мир квартир» федераль порталы мәгълүматлары буенча, Казанда квадрат метр бәясе 0,9%ка артып, 206 598 сумга җиткән.
Республика башкаласында фатирның уртача бәясе 0,3%ка үсеп, 9 667 989 сум тәшкил иткән.
Яр Чаллыда исә киресенчә хәл күзәтелә. Монда икенчел базарда квадрат метр бәясе 0,6%ка кимеп, 132 962 сумга төшкән, ә уртача лот бәясе 1,4%ка — 7 340 536 сумга кадәр кимгән.
Гомумән Россия буенча икенчел торак июньдәге төшүдән соң үсүен яңарткан. 70 шәһәрнең 54сендә квадрат метр кыйммәтләнгән, ил буенча уртача бәя 0,9%ка артып, 132 880 сум булган. РФ буенча уртача фатирның гомуми бәясе 0,4%ка үсеп, 7 009 407 сумга җиткән.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев