Казанның Академик Арбузов урамында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Renault Duster автомобилен идарә иткән 62 яшьлек ир-ат кинәт үзен начар хис иткән. Нәтиҗәдә ул транспорт чарасы белән идарәне югалтып, юл читендәге ут баганасына килеп бәрелгән.
Алынган җәрәхәтләрдән автомобиль йөртүчесе вакыйга урынында ук һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Чыганак: "Татар-информ".
Нет комментариев