Районында контракт нигезендә хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр төрле хәрби юнәлешләрне сайлый ала. Аерым алганда, республикада Африка корпусына, шулай ук пилотсыз очучы аппаратлар (БПС) подразделениеләренә кандидатлар кабул ителә.
- Африка корпусына кандидатлар кабул ителә. Медицина белгечләрен һәм пилотсыз очучы аппаратлар операторларына вакансияләр ачык. Шул ук вакытта башка хәрби белгечлекләр буенча да кабул итәбез.
Африка корпусына шулай ук башка хәрби вазифалар өчен дә кандидатлар карала. Бер тапкыр бирелә торган түләү - 2,9 миллион сум.
Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына киңкырлы ярдәм күрсәтү системасы эшләп килә. Бүген республикада 3 меңгә якын төрле ташлама һәм социаль гарантия каралган.
Алар арасында 10 миллион сумга кадәр бурычларны гамәлдән чыгару, кредит каникуллары, балаларга бушлай туклану һәм белем алу мөмкинлеге, реабилитация чаралары һәм башка ярдәм төрләре бар. Моннан тыш, республика үз хәрбиләренә гуманитар ярдәм дә күрсәтә - азык-төлек, техника, транспорт һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Хәрби хезмәткәрләргә тиешле барлык ташламалар да саклана: «хәрби ипотека» программасында катнашу (акча күчергәндә саклана), тиешле елларны ташламалы исәпләү (бу хәрби пенсиягә чыгуны тизләтә), яраланган яки инвалид булган очракта иминият түләүләре, балалар өчен ташламалар (белем алу, юлламалар һ.б.).
Контракт вакыты - 1 елдан. Шул ук вакытта Африкага командировка үзе гадәттә ярты елга якын вакыт ала. Юлга чыгар алдыннан сезне Россия территориясендә әзерлек көтә: техниканы үзләштерү, тактик дәресләр, эссе климатка җайлашу. Кайтуга отпуск бирелә, ә алга таба командование контрактны озайтыргамы-юкмы икәнен хәл итә.
Район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә аласыз, - ди район хәрби комиссары Наил Җантемиров.
Нет комментариев