Мамадыш районында җиңел автомобиль белән трактор бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган.
“ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 21:30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара-Ишкәй юлында булган. “Лада” йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм алдагы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры урында ук үлгән”, - дип яза “Татар-информ”.
Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч хезмәтләр һәм коткаручылар килгән.
Әлеге факт буенча тикшерү бара. Аның барышы Татарстан прокуратурасы контролендә.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев