Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы?
Җәмгыять һәм без

Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы?

Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау тыелган дип ишеттем. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзе нинди фикердә булган?

Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау рөхсәт ителә һәм ул гөнаһ эш саналмый.  Ибн Габидинның (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Әд-Дөррел-л-мохтар” китабында Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) үләренә өч көн кала ат итен ашау ярамый дигән фикереннән кире кайтуы турында язылган. Имам Әгъзамның иң мәртәбәле шәкертләре - имам Әбу Йосыф белән имам Мөхәммәд Шәйбанинең (рәхмәтуллаһи галәйһи) шулай ук ат итен ашау хәләл, шәригать тарафыннан тыелмаган дип әйтүе билгеле.

Тулырак: https://shahrikazan.ru


Нет комментариев