Өч еллык тәнәфестән соң «Бөек Болгар» тарихи фестивале Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында яңадан узачак.
Чара 8 һәм 9 августта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә уза.
Кунаклар өчен 21 тематик мәйданчык, рыцарь турнирлары, тарихи урта гасыр сугышы буенча ярышлар, концерт һәм гаилә программалары әзерләнә. Оештыручылар 12 меңнән артык килүче көтә. Фестивальгә керү ирекле булачак.
«Кичәгә сәяхәт» компаниясенең башкарма директоры Алексей Кокурин әйтүенчә, тәнәфес вакытында оештыручылар программаны шактый яңарткан.
«Без өч елдан соң фестивальнең Болгарда яңадан узуына бик шат. Бу вакыт эчендә без яңа форматлар әзерләдек, программаны көчәйттек. Быел тамашачыларны зурайтылган атлы турнир көтә – дүрт-алты урынына сигез рыцарь, тарихи урта гасыр сугышы лигасында күбрәк бәрелешләр, бишәү-бишәү һәм уннар-уннар команда сугышлары. Фестиваль элеккегә караганда көчлерәк, тамашалырак һәм кызыклырак булачак. Һәм һәрвакыттагыча – барысы да чын», – дип сөйләде ул.
Фестивальдә Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Кыргызстан, Казакъстан һәм Беларусьтан реконструкторлар катнашачак. Музыкаль программаның хедлайнерлары булып Юлия Чичерина һәм «Мещера» төркеме чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Россиядә беренче тапкыр Arida Vortex төркеме Renaissance оркестры сопровождениесендә программа тәкъдим итәчәк.
Балалар һәм ата-аналар өчен лабиринтлар, һөнәрчелек буенча остаханәләр һәм йомшак спорт кылычы белән гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Якшәмбе көнне теләгән һәркем уктан атуда көчен сынап карый алачак – оештыручылар тамашачылар өчен аерым турнир үткәрәчәк.
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты ярдәмендә үткәрелә.
Нет комментариев