Җәмгыять һәм без

ОСАГО полисына 50 процент компенсацияне кемнәр ала ала?

Татарстанда кайбер гражданнар ОСАГО полисын рәсмиләштерүгә тотылган чыгымнарның яртысын кире кайтара ала.

Кемнәрнең моңа хокукы бар?

  • -медицина күрсәткечләре буенча автомобиль кулланырга тәкъдим ителгән балигъ булган инвалидлар һәм аларның законлы вәкилләре;
  • -инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары һәм попечительләре.

Автомобильне куллану ихтыяҗы реабилитация һәм абилитация программасында күрсәтелгән булырга тиеш. Компенсация күләме - ОСАГО полисы өчен түләнгән иминият премиясенең 50 проценты. Гариза Россия Социаль фонды тарафыннан, кагыйдә буларак, 5 эш көне эчендә карала. Кирәкле мәгълүматлар җитмәгән очракта, карау срогы тагын 5 эш көненә озайтылырга мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев