Җәмгыять һәм без

Россия мәктәпләрендә укучыларның өй эшләрен башкару вакыты буенча нормативлар гамәлдә

Бу хакта Мәгариф министрлыгы эксперты Максим Костенко хәбәр иткән.

2-3нче сыйныф укучылары өй эшенә көненә 1,5 сәгатькә кадәр, 4-5нче сыйныфлар - 2 сәгатькә кадәр, 6-8нче сыйныфлар - 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11нче сыйныфлар 3,5 сәгатькә кадәр вакыт сарыф итәргә тиеш. Беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелми. Бу норма 2021 елдан гамәлдә.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев