Җәмгыять һәм без

Россия өстеннән төн эчендә 375 украин БПЛА-сы юк ителгән

РФ Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, узган төн эчендә Россия өстеннән 375 украин БПЛА-сы юк ителгән.

Пилотсыз очу аппаратлары Белгород, Брянск, Волгоград, Тула, Мәскәү һәм башка өлкәләр өстеннән, шулай ук Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Кара диңгез, Азов диңгезе акваторияләре өстеннән бәреп төшерелгән.

Татарстан өстеннән БПЛА очышы теркәлмәгән.


Нет комментариев