Россиядә соңгы бер елда туй үткәрү бәясе уртача 20-30 процентка арткан.
Белгечләр әйтүенчә, ресторан, мәйданчык арендасы, фотограф хезмәте һәм туй киемнәре кыйммәтләнү сәбәпле, яшь парлар ешрак кечерәк форматтагы, артык чыгым таләп итмәгән тантаналарны сайлый. Шулай ук купшы бизәлеш һәм зур шоу-программалар урынына гадирәк һәм экономияле вариантларга өстенлек бирелә.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев