Җәмгыять һәм без

Ростов өлкәсендә БПЛА ватыклары электр подстанциясенә зыян китергән

Ростовта дүрт район БПЛА ватыкларыннан подстанция зыян күрү сәбәпле электрсыз калган. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төбәк өстендә 50дән артык БПЛА тоткарланган. Һөҗүм вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

«БПЛА ватыклары төшү нәтиҗәсендә трансформатор подстанциясе зыян күрде», — дип язды Юрий Слюсарь социаль челтәрләрдә.

БПЛА ватыклары шулай ук Ростовның төрле урыннарында һәм өлкәнең Мясниковский районында табылган. Моннан тыш, 6 шәхси йорт һәм хуҗалык корылмалары зыян күргән. Гадәттән тыш хәл хезмәтләре инде урыннарда һөҗүм нәтиҗәләрен бетерә.


Нет комментариев