Татарстан Министрлар Кабинеты йорт хайваннарын тоту һәм йөртү таләпләренә үзгәрешләр кертте. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ күп фатирлы йортларда яшәүче эт хуҗалары өчен җитди чикләүләр кертә. Төп яңалыкларның берсе эре хайваннарны йөртүгә кагыла. Хәзер 55 сантиметр озынлыктагы этләрне гомуми файдалану урыннары һәм йорт яны территорияләре буйлап йөрткәндә хуҗалар аларны кыска тезгендә метр ярымга кадәр озынлыкта тотарга һәм һичшиксез борынчык кидерергә тиеш. Моннан тыш, республикада потенциаль куркыныч токымнарның федераль исемлегенә кергән этләрне коммуналь фатир бүлмәләрендә һәм берничә гаилә яши торган торак урыннарында тоту тыелган. Яңа чикләү карар үз көченә кергәнче гражданнар милкендә булган хайваннарга кагылмый.
Документ шулай ук рәсми рәвештә күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм ишегалларында теләсә-нинди йорт хайваннарын тотуны тыя. Подъездлар, баскыч шакмаклары, коридорлар, лифтлар, чормалар, подваллар, шулай ук йорт яны балалар һәм спорт мәйданчыклары хайваннарны даими урнаштыру урыны буларак файдаланыла алмый.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев