Җәй ахырында һәм көз башында тояклы хайваннарның, аерым алганда, пошиларның актив вакыты - парлашу чоры башланды.
Моңа бәйле рәвештә райондашларга, беренче чиратта, машина йөртүчеләргә һәм гөмбәчеләргә бик тә уяу булырга кирәк. Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев саклык кагыйдәләре һәм җаваплылык турында сөйләде:
-Пошилар республика юлларына ешрак чыга башлады – бу машина йөртүчеләр өчен дә, хайваннарның үзләре өчен дә бик куркыныч. Нәкъ менә көз башында пошиларның актив чоры бара, шуңа күрә алар бик теләп ерак араларга күченә. Ата пошилар аз ашый, күп йөгерә һәм кинәт юлга чыгарга мөмкиннәр. Алар белән бәрелешү аның өчен дә, йөртүчегә дә куркыныч. Әлеге вакыт ике айга кадәр дәвам итә, бу чорда ата пошилар аеруча куркыныч һәм кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш ителә. Моннан тыш, тәүлекнең караңгы вакытында трассаларда тизлекне киметергә һәм томанга каршы фараларны кабызырга кирәк. Поши белән юлда очрашкач кичекмәстән туктарга, авария утларын кабызырга һәм хайванның урманга кереп киткәнен көтәргә киңәш ителә. Әмма, һич кенә дә сигнал бирергә ярамый – бу көтелмәгән хәлләргә китерергә, поши хәтта машинага һөҗүм итәргә мөмкин. Трассага кисәк йөгереп чыккан хайванны күргәч, юл читенә чыгарга тырышуың хәерле. Гөмбәчеләрне дә уяу булырга чакырабыз. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, пошига якын килмәвең хәерле. Хайванга тап булсаң, аңа урманга кереп китү яки юл аркылы чыгу мөмкинлеген бирергә кирәк.
Нет комментариев