Әкият көне татар халкы мәдәниятенә багышланган.
(17 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Әкият көне” балаларда, әти-әниләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырган һәм бик файдалы үткән. Бакчага килүчеләрне төрле әкият геройлары каршы алган. Алар һәркемне әкият иленә алып кергән. Шулай ук мастер-класслар да тәкъдим ителгән. Балалар әти-әниләре белән бергәләп әкияти йортны бизәгәннәр. Әти-әниләр үзләре белән гаилә җылысын, яратып пешерелә торган тәм-томнарын - баллы чәк-чәк һәм пироглар да алып килгәннәр. Әби белән бергәләп чәй эчү бәйрәмгә ямь өстәгән.
- Бу чараның максаты –гаилә белән балалар бакчасы арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту. Мондый уртак бәйрәмнәр балаларга гаилә һәм балалар бакчасы үз мәдәниятен яратучы һәм саклаучы бер зур, тату команда булуын күрсәтүнең иң яхшы ысулы, - дип белдерде “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Алсу Хәйруллина.
Нет комментариев