«Лада» белән идарә итеп, Чаллыдагы тротуарда 45 яшьлек хатын-кызга очып кергән 17 яшьлек яшүсмергә карата юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча Идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, коточкыч юл-транспорт һәлакәте Шамил Усманов урамындагы 17 нче йорт ишегалдында булган. Хатын-кызга бәрелү мизгеле видеога эләкте. Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 12 нче модель «Лада» яшүсмернең танышыныкы. Һәлакәт вакытында машина хуҗасы пассажир утыргычында булган. Татар-информ
Нет комментариев