Татарстанда 17 сентябрьдә үзгәрүчән болытлылык көтелә.
ТР Гидрометүзәге фаразы буенча, иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы мөмкин. Көндез әһәмиятле явым-төшем көтелми.
Иртән урыны белән томан булуы мөмкин. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә.
Һава температурасы +13 градустан +18 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев