Дин

Татарстан мөфтие көн саен билгеле бер вакытка гаджетлардан аерылып торырыга киңәш итә

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин яшьләр алдында ачык лекция белән чыгыш ясаганда белдерде.

"Мондый тынлык баш миендә мәгълүматны тәртипкә китерү һәм классификацияли алсын өчен кирәк. Ә әлегә баш мие шалтыратулар һәм хәбәр итүләр көтеп тора, ул материалны ятлый һәм истә калдыра алмый", - диде мөфти. Шулай ук Сәмигуллин баш мие эшчәнлеген даими рәвештә стимуллаштырырга киңәш итте, югыйсә ул вакыт узу белән көчсезләнәчәк. «Шуңа күрә аның өстендә даими эшләү мөһим: текстларны ятлау, хәтерне үстерү, игътибарны күнектерү», – дип өстәде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев