Район хастаханәсендә пациентлар иминлеге атналыгы уза
Сәламәтлек

Район хастаханәсендә пациентлар иминлеге атналыгы уза

Чара 17 сентябрь — Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне кысаларында оештырылган.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).

Бу дата 2019 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясының пациентлар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән резолюциясе нигезендә гамәлгә кертелгән һәм бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми истәлекле көннәренең берсе булып тора. Быел бу чара «Йогышлы булмаган авырулар вакытында куркынычсыз медицина ярдәме» темасына багышлана.

 

- Йогышлы булмаган авырулар, икенче төрле әйткәндә, хроник авырулар, гадәттә, озакка сузыла һәм генетик, физиологик, экологик һәм тәртип факторларының кушылуына тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә.   Йогышлы булмаган авыруларның төп төрләренә йөрәк-кан тамырлары авырулары (инфаркт һәм инсульт кебек), яман шеш авырулары, хроник сулыш авырулары (хроник обструктив үпкә авыруы һәм астма кебек) һәм шикәр диабеты керә. Алар миллионлаган кешенең тормышына йогынты ясый һәм ел саен дөньяда якынча 43 миллион кешенең үлеменә сәбәп була, - ди район хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина.


Нет комментариев