“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре бара
Җәмгыять һәм без

“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре бара

Кояшлы көннән безнең хәбәр

Биредә 1850 гектарда чәчү җирләре бар. 1454 гектарда бөртеклеләр, 335 гектар мәйданда көнбагыш һәм күпьеллык үләннәр чәчелгән. Кырлар муллыгы, байлыгы, тигезлеге, чисталыгы белән сокландыра. 
Хезмәткәрләр эшне Морзалар авылы янәшәсендәге 160 гектарлы көзге бодай кырында дәвам итә. Кыр – алтынга манылган. Башаклар – тук. Басу тулы техника. Бар да үз эшендә. 

- Уракка 27 июльдә чыктык. Скипетр сортлы бодай үстердек. Әлеге көзге бодай кырыннан уртача 1 гектарга 50 центнер икмәк чыга. Морзалар һәм Урта Биябаш авылларында көзге бодай чәчелгән. Аннан арпаны урып-җыю эшенә керешәбез. Аны 646 гектар мәйданда үстердек. 506 гектар мәйданда язгы бодай кырын урып-җыю көтелә, - ди “Шагабиев” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Шагабиев. 


Хуҗалыкта 16 кеше эшли. Механизаторлар язын – чәчүдә, көзен – урып-җыю эшләрендә. 5 комбайнчы иртәдән кичкә кадәр икмәк язмышы өчен көрәштә. Быел кырга өстәмә ике яңа комбайн чыккан. Эш оешкан төстә бара. Урып-җыюны 14 көн эчендә тәмамлау максаты белән эшлиләр. Хезмәткәрләр көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.


Нет комментариев