Россиялеләрне сентябрьдә 22 эш көне һәм сигез ял көне көтә. Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең ИГСУ халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү Федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сентябрь өстәмә ял көннәре булмаган гади эш ае булачак. Барлыгы анда 30 календарь көн, шулардан 22се эш көне, ә сигезе – ял көне булачак. Стандарт биш көнлек эш атнасында россиялеләр сентябрьдә 176 сәгать эшләячәк.
Медякова аңлатканча, сентябрьдә дәүләт бәйрәмнәре юк. Шуңа күрә ай дәвамында өстәмә ял көннәре, шулай ук кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре дә каралмаган.
Нет комментариев